ИСКЕ КУЛАТКЫ

Быел илебездә нинди генә чара оештырылса да, аларның байтагы президент тарафыннан игълан ителгән “Гаилә елы” кысаларында уза. Милләттәшләребез яши торган байтак төбәкләрдә үрнәк татар гаиләләрен билгеләү өчен бәйгеләр оештырыла, гаилә кыммәтләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыру буенча түгәрәк өстәлләр, кул эшләренә өйрәтү өчен остаханәләр үтә... Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында үткән “Татар теле һәм мәдәният көне” дә тулысы белән диярлек татар гаиләсенә багышлап оештырылган иде. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган бәйрәмнең күркәм мизгелләре Рамис Сафин репортажында.
Back to Top