Гөбе - барысында да булмаган, кулдан-кулга, өйдән-өйгә сорап торып алынган җайланма.

Гөбе - барысында да булмаган, кулдан-кулга, өйдән-өйгә сорап торып алынган җайланма. Агачтан эшләнгән тирән савыт һәм пешкә. Май язу, яисә май ясау өчен кулланган җайланма. ⠀ Элек заманнарда җәйге җылы көннәрне сөтне саклап бөтереп булмаган, суыткычлар булса да, хәзергеләр сыман – биек, 2 камералы булмаган инде алар. Ә сөт, шөкер, күп була торган иде. Шуңа да майны бик күп яза идек. Гөбе белән эш әзрәк җиңеләя иде, ләкин барыбер бик күп көч таләп итә торган эшләрдән иде инде ул. ⠀ Безнең сәхифәбезнең эшләп киткәненә инде ярты елдан артык. Бу вакыт өчендә үзебезгә дә нихәтле ачыш ясадык, күпме гаҗәеп һөнәрләрне искә алдык. Әни-әбиләребез, әти-бабайларыбызның уңганлыгына меңләгән кат инандык. Ләкин шуңа да карамастан, без хаман да гаҗәпләнәбез, исебез китә, шаккатабыз һәм, әлбәттә, горурланабыз. ⠀ Менә майга кире әйләнеп кайтыйк әле... Май белән ипи ашыйсыбыз килсә, эштән кайтканда, юл уңаенда кибеткә генә кереп чыгабыз да – эш бетте. Йә инде тагын да җиңелрәге – телефонга 1-2 басабыз да, китереп тә бирәл
Back to Top