Фәрит Зәкиев дөреслекне Мәскәүдә эзләргә мәҗбүр: Баш прокурорга шикаять тапшырды
Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев, Мәскәүгә килеп, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген туктату турындагы карарын Русия баш прокуратурасына шикаять итте. Зәкиев фикеренчә, ТИҮ эшчәнлеген туктату карары канунсыз.