Чувашия Республикасында III республикакүләм ифтар узды
#ислам #рамазан #думрф
15 мартта Чувашия Республикасында
III республикакүләм ифтар узды.
Чараны РФ мөселманнары Диния нәзарате,
Чувашия мөхтәсибәте һәм
ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.
Дини мәҗлескә 300гә якын кеше җыйналды
Алар арасында шәкертләр, әз керемле гаиләләр бар иде.
Кунакларны Комсомольское авылы – район үзәгенә җыйдылар.
Авыз ачу белән мөселманнар ахшам намазын җәмәгать белән укыды.
Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламен
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең
Идел буе округындагы вәкиле Мөнир Бәюсов ирештерде.
Аннары Мөнир хәзрәт ураза тотуның
файдасы турында вәгазь сөйләде.
Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Фәнис Сафиуллин чараны оештырганда
Аллаһы Тәгаләнең әҗеренә омтылып эшләдек диде.
Ифтарда Комсомольское район башлыгы Николай Раськин катнашты
Аның сүзләренчә, республикакүләм чара районга зур дәрәҗә өсти
Мы в социальных сетях:
#Рамазан2024 #Рамадан #Рамадан2024 #ифтар #авызачу #мәрхәмәт #игелек #әҗер #мөфти #Гайнетдин #чувашия #комсомольское #чувашиятатарлары #беюсов #бәюсов #вәгазь