Манекеннар фабрикасы

Джустино манекеннар фабрикасында сакчы булып эшли. Ялгыз булуына карамастан, ул көндез эшләүче хезмәттәшләре өчен мөмкин кадәр күбрәк яхшылык һәм күңелләренә хуш килерлек гамәлләр кыла һәм, аларны яшерен генә ясарга тырыша. Тормыш кагыйдәсе буларак, бу яхшылык аңа үзенә әйләнеп кайта, Джустино ялгызлыктан котыла. Игелек, яхшылык ясау һәм башкаларга рәхәтлек китерү идеяләре бу язманы матур һәм кызыклы гына түгел, мәгънәле дә итә.
Back to Top