“Фидакарьләр“ тапшыруы () - Рәсимә Шәмсетдинова, укытучы, галимә, тел белгече

Татарстан радиосының ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган проекты. Тапшыруны Раил Садри алып бара. Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең бүгенге кунагы – филология фәннәре кандидаты, Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова. Моннан тыш ул бүген мәктәпләрдә эшләүче бик күп татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, тел белгечләренең, журналистларның остазы. 00:22 – Кунак белән таныштыру 00:44 – “Фидакарьләр” тапшыруының актуальлеге 02:27 – Рәсимә Равил кызы – укытучылар, журналистлар остазы. 03:35 – Татар телен укытканда укытучының роле. 04:36 – “Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләгән кешегә әти-әни ышанмый башлый”. 05:51 – Бүгенге заманда укытучының дәрәҗәсе нинди? 09:15 – “Укытучыдан башка җәмгыять юк”. 12:11 – “2017 елдан соң татар теле укытучысы укыту процессында комачаулык ясап йөргән укытучы кебек кабул ителде”. 13:44 – “Бүгенге көн татар теле укытучысы мәктәптә лаеклы урын тота, ләкин...” 14:51 – Ни өчен яшь укытучылар мәктәпкә килми? 16:40 – “2017 ел ата-аналарның мәктәп өстеннән җитәкчелек итүгә китерде”. 17:21 – “Бөтен кеше татар теле укытучысын методикага өйрәтә башлады”. 18:09 – “Татар теле укытучылары турында сөйләгәндә сак булырга кирәк”. 19:06 – Яшь укытучылар белән эшләүдә совет чоры тәҗрибәсе. 20:37 – Педагогик класслар: нәтиҗәсе булырмы? 23:33 – Совет чорында татар телен укыту тәҗрибәсеннән. 25:14 – “Туган телдән баш тарту - мирастан баш тарту. Аңлашылмый!” 26:36 – Мәктәптән – университетка. Тормыш юлында маяк булган шәхесләр турында. 30:39 – “Университетка күчсәм дә, мәктәпне барыбер ташламадым”. 32:45 – “Академик колледж: күп булмаса да, татарның зыялыларын тәрбияли алдык”. 32:57 – Татар теле дәреслекләре: кайсылары яхшы? 34:35 – Ни өчен урамда татарча сөйләшүчеләр кими? 37:18 – Оныкларыгыз белән татар телендә сөйләшәсезме? 39:35 – “Тәрҗемә мультфильмнарны каратып булмый: баш мие ялкаулыгы”. 40:28 – Татарча аңлаучыларның, әмма сөйләшмәүчеләрнең күп булуы киләчәк өчен куркынычмы? 41:35 – Бүген татар теле укытучысының иң зур казанышы нәрсә булырга тиеш? 42:25 – Эшне дәвам итүчеләр, яшь укытучылар турында. 43:44 – ТР Мәгарифне үстерү институтына укытучылар күбрәк нинди ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр? 46:24 – Университет: мәктәпне бетерүчеләр ни дәрәҗәдә әзерлек белән килә? 48:02 – Дәресләрдә татар рухын ничек тәрбияләргә? 49:01 – Саубуллашу, теләкләр.
Back to Top