Ана догасы
Татар кешесенә бу сүз балачактан колагына гына түгел, гамәлләренә дә сеңдерелгән.
Хәтерлисездер?📌
Әби-бабаларыбыз кылган кайбер гамәлебезгә бәйле ризасызлык белдергәндә: “Иии, нинди бисмилласыз бала булдың соң?“ - диләр иде.
Табынга утыргач:
“Бисмиллаңны әйт, тамагың туймас“, - дип алдан кисәтү ясый торганнар иде.
Берәр юлга чыга башласак та, ишек тупсасын “Бисмилла“сыз атламаска алар өйрәттеләр.
________________________________________________________________________
Нинди сүз соң ул Бисмилла?
Бисмилланың гарәпчәдән мәгънәсе - Аллаһының исеме белән дигән сүз.
Мөселманнар телендә берәр эш башлаганда, авыр хәлдә калганда, зәгыйфьләнг&