Казанда Корбан гаете

Казанда Корбан гаете ничек узды? Төп чара, гадәттәгечә, Галиев мәчетендә республика президенты катнашында үтте. Аннан тыш гыйбадәттә Казан башлыгы Илсур Метшин, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та бар иде. Быел Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗга китү сәбәпле, гаетне аның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин укытты. Төштән соң Казанда төрле гаилә бәйрәмнәре уза. Корбан бәйрәменең төп йолысы – мал чалу быел 18 урында оештырылган. Төрле сәбәпләр аркасында моны бүген башкарып өлгермәгән кеше, корбан чалуны чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе дә башкарырга мөмкин.
Back to Top