САЛАВАТИК БАЛАЛАР СТУДИЯСЕ: 21 КӨН -

Салаватик балалар студиясе укытучылары балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Актёрлык осталыгында укучыларыбыз «көзге» уенын яратып кабул иттеләр. Экраннарда булган биюләрне, мимиканы дөрес итеп кабатлау төп бурыч иде. Татар теле дәресләрендә балалар «чукрак телефон» уены белән таныштылар. Бер сүзне ахыргача дөрес итеп җиткерә белергә тырыштылар. Биюдә дә сынатмый нәниләребез, татар милли күнегүләрен өйрәнеп, бик матур бию белән сөендерделәр. Салаватикларның җыр дәресе дә бик үзенчәлекле үтә. Тавышка, сулыш алуга дөрес итеп күнегүләр ясау белән беррәттән, нәниләребез оста җырчы булырга да әзерләнә. Уңышлар сезгә, яраткан укучыларыбыз! 🌈Укытучылар: Татар теле дәресе - Ярмиева Гөлназ Җыр дәресе - Гафурова Гөлназ Актёрлык осталыгы дәресе - Шакирҗанова Гүзәл Бию дәресе - Мөхәммәтгалиева Алия 🌈«Салаватик» балалар студиясе җитәкчесе Фәйзуллина Зилә «Салаватик» балалар студиясе директоры Сибгатуллина Айсылу Видеоны карыйбыз һәм лайк куябыз❤️
Back to Top