“Ятимә кызның киләчәгенә кара тамга салган Лачыннан үч алу тойгысы...“ Тәлгат Галиуллин - Ана корт

Ятимә кызның киләчәгенә кара тамга салган Лачыннан үч алу тойгысы Нәфисәгә бер мизгелгә дә тынгы бирмәде. Олы таба янында биеп торып, кәтлитләренең көеп-янып китүен дә сизми калды. Бу адәм кылган явызлыкны онытырга да, гафу итәргә дә ярамый. Илләренә кирәк булмаган, үзләрен анда раслый алмаганнар синең туган җиреңдә, татарның мәркәзендә күкрәк киереп йөреп, халыкны алдап-йолдап, акча көрәп, тәҗрибәсез, ышанучан Тәңре балаларын – чибәр кызларыңны түшәк урынына кулланып йөрсен, ди...
Back to Top