ТАТАРСКО-РУССКИЙ ВАГАЗ ПРО НАМАЗ (Коран Ашы Маджилис)

НАМАЗ ТУРЫНДА ВАГАЗ Диннең нигезе – шәһадәт. Ягъни Аллаһтан башка илаһ юк һәм Мөхәммәд (с.г.в.) Аның илчесе, дигән сүзләр. Ә диннең җидары, ягъни стеналары – намаз. Әлбәттә инде, нигездән башка стеналар тора алмаган кебек, кеше дә иң беренче чиратта Аллаһны танырга, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) Аның Рәсүле, кешеләрне туры юлга өндәүчесе итеп кабул итәргә тиеш. Аллаһны танып, Аның кануннары белән яшәргә керешкән кеше, әлбәт-тә, намазга килеп, Коръән буенча яшәргә омтыла башлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар: “Намаз – диннең терәге. Һәм шулай ук аның нуры. Кем намазны торгызды, ягъни укыды – ул динне торгызган була. Кем намазын ташлады, ул динне җимергән кебек була”. Бу җидарны җимереп, йортны ишкән кебек. Шуңа күрә тагы бер хәдистә: “Намаз – Исламның башы”, диелә. Ягъни әгәр дә кеше, Исламны өйрәнеп, Аллаһ кушканча яши башларга телим, ди икән, ул беренче эш итеп кулына “Намаз уку тәртибе” китабын ала. Намаз укучы кешенең намазы, аны начарлыклардан һәм фәхеш гамәлләрдән тыярга тиеш. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә дә әйтеп уза: إِنَّ الصَّلَاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنكَرِ “Дөреслектә, намаз кешене начар һәм фәхеш гамәлләрдән тыя” (“Гәнкәбут” (“Үрмәкүч”) сүрәсе, 45нче аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) көдси хәдисендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин кешегә көненә биш вакыт намаз укуны фарыз кылдым. Вакытында намаз үтәү – мөэминнәр өчен генә фарыз кылынды”. Әлеге хәдистә тагын мондый сүзләр бар: “Мин Үз-үзем белән килешү төзедем. Кем намазны үз вакытында үти, аның урыны җәннәттә булыр”. Икенче риваятьтә әйтелә: “Җәннәткә керү белән, көнлек ризыкны вәгъдә кылдым. Ә кем намазны үтә-мәгән, бу кешегә минем вәгъдәм юк”. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Кыямәт көнендә иң беренче сорау намаз турында булыр. Әгәр дә ул намаз хәерле булса, бөтен гамәле дә яхшы булыр. Әгәр дә начар булса, калган гамәлләре дә начар булыр”. Икенче хәдистә: “Әгәр дә мөселман кешесе тиешенчә тәһарәт алып, шуннан үзенең намазын үти икән, аның гөнаһлары көз көне коелган яфраклар кебек коелып төшәр”, – диелгән (хәдисләрне Әхмәд, Әбу Дауд, Тәбарани риваять итә). Шулай булгач, һәр мөселман кешесе өчен намаз фарыз булды. Исламда аның урыны бик тә зур. Кешенең үзенә дә намаз уку әйтеп бетергесез тынычлык бирә, үз-үзенә ышаныч артуга, һәрвакыт тыныч күңел белән йөрүенә сәбәпче булып тора. Бары намаз укып кына кеше яшәү мәгънәсен аңлый башлый. Күңеле тынычлана, чөнки Аллаһ аның догаларын кабул итеп, гөнаһларыннан азат итә. Коран Ашы у Гульсина Апы в Шаране (Башкортостан) —- Поддержка Тимур-Хазрату ⤵️ Сбербанк: 4817 7602 1966 5597 Тимур Рустамович Да вернет вам Аллах многократно! 🤲 —- Найти хазрата в соцсетях 👇
Back to Top