НОВОУЛЬЯНОВСКИДА МӘДӘНИЯТ КӨНЕ
Татар авылларында һәр ай саен татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздыру Ульяновск өлкәсендә матур бер традициягә керде. Аның кысаларында төбәкнең татар җәмәгатьчелеге район башлыгы һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп директорлары белән очрашу оештырыла. Анда сүз башлыча, мәктәпләрдә татар телен укыту, балалар бакчаларында этномәдәни төркемнәр ачу һәм милли бәйрәмнәребезне үткәрү хакында бара. Шундый “Татар теле һәм мәдәнияте көне”нең чираттагысы Новоульяновск шәһәрендә узды. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.