Русия хәрбиләре Украинада мәктәпләрне утка тота

Сугыш башыннан бирле Русия хәрбиләре Украинада 211 мәктәпне юк иткән яки җимергән. Бу турыда Украина мәгариф министры Сергей Шкарлет белдерде. Чернигов шәһәрендә һөҗүм вакытында мәктәптә булган бер укучы кыз: “Сездә хәлләр яхшырак дип өметләнәм… Бу видеоны барлык урыс дусларыгызга җибәрегез“, ди.
Back to Top