Казанда “Рәхмәтулла“ мәчете тирәсендә низаг

“Безгә мәчет кирәкми!“. Бүген Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә “Рәхмәтулла“ мәчетенә бәйле эш карала. Годовиков урамында әлеге мәчет төзелә башлаганнан соң, бер төркем халык аңа каршы чыкты, мәчет кирәкми дип халык җыеннары оештырды. Мөселманнар исә шул районда мәчетләргә кытлык бар дип төзелешне яклап чыкты. Мәчет төзелеше бара, халык каршылыгы исә мәхкәмәгә күчә.
Back to Top