ДОГАСЫЗ ЕГЕТ (Хикәя) Беренче кисәк.
“Хәким мәчеткә шефы биргән хәер акчасын тапшырырга айга бер килә.
Юк, ул йомышчы малае түгел, һәрхәлдә, эше шуны хәтерләтсә дә. Сәүдә үзәге менеджеры булып тора ул. Аның кебек аталып йөртүчеләр биредә берәү генә түгел. Хәкимнең үз вазифасы: шефы җитешмәгәндә кая барырга кирәк - шунда бара. Әле сөяркәсенә чәчәк илтә, әле рәсми кәгазьләрне тиешле урынга җибәрә… Кыскасы, эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Кайвакыт егет башы белән менә шушылай вакланып йөрү аның үзенә дә охшап бетми. Ләкин төшемле эштән баш тартырга ул юләр түгел бит...“
#татарча #тыңларга #хикәя #догасызегет #аудиоки