Көчем, көчсезлегем... / Татарча шигырь / Современная поэзия / Красивые стихи / Поэтический клип

Закирова Гүзәл – яшь шагыйрь. Нәрсә турында яза: Ходай, үлем, ярату, табыну. Ничек яза: кечкенә вакыйгаларны зур итеп, детальләргә басым ясап. Иң еш кулланыла торган образ: чәчләр Яраткан шагыйрь: Ләис Зөлкарнәй чәчләреңә бармакларың батырыйм, тарыйм һәм тузгытыйм кар өерен бөртекләргә аерыйм мин үтенәм: ышан миңа һәм курыкма көчем, көчсезлегем һәм тынымнан бу сыналган: авырттыра белмим, көнлим сиңа карашлары орылганнан тик беркайчан әйтә алмам, кыймам, чөнки мин сине яратам чамасыз. чөнки син бар, син – бер, ә мин – күп, сансыз. шундый җайсыз аңлатырга кабыргамны кыскан хисне тик мин тырышам, тыңла мине: син – караңгы чибәр. бер көн җитәр, һәм карарсың минем аңым белән көзгеләрдән үз-үзеңә һәм имәнеп китәрсең син: күзләреңнең киек җаныдай назлы бәргәләнүен, кулларыңның сөйкемле калтырануын, ирен очларының самими кырыслыгын һәм чәчләреңнең синең һәр ымыңны кабатлап сулавын күреп. әйе, син барысын да аңларсың тик аңарчы мин синең чәчләреңне тузгытырга тиеш бары. Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Синең өчен кызыклы каналлар: «УрамДА!» «Ялкын» «Идел» «Салават күпере» «Сабантуй» Закирова Гузель – молодой поэт. О чём пишет: Бог, смерть, любовь, поклонение. Как пишет: гиперболизируя мелочи, акцентируя внимание на деталях. Часто используемый образ: волосы Любимый поэт: Ляис Зулькарнай Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! 2FAN: Интересные для тебя каналы: «УрамДА!» «Ялкын» «Идел» «Салават күпере» «Сабантуй» #tatmediajunior #поэзия #шигърият
Back to Top