13 Кеше күңеле изгелек белән яулана

Әгәр Солтан үзе кылса яманлык, Кайчан булыр хезмәтчедә иманлык? Кешене явызлык белән түгел, изгелек белән җиңү җиңелрәк. Явызлык кешенең бәгырен катыра, изгелек йомшарта. Изгелек белән яуласаң иде кеше күңелләрен. Вак-төяк белән тулган күңелләрдә олырак, эрерәк нәрсәләргә урын калмый. Күңелеңне буш та, мәнсез дә тотма, кешем. Күңел күтәренке чакларда кечкенә шатлыклар да олы сөенечкә әйләнә, кайгы-сагышлар да җиңелрәк үтә… Һәркемдә дә үзен яхшы күрү, бүтәннәрдән яхшылык көтү уй-тойгысы яши. Бер-береңнең кадерләрен белеп, хөрмәт күрсәтешеп әйбәт яшәүләргә ни җитә, әлбәттә. Үзеңә кешеләрнең ничек яхшы булуын теләсәң, үзең аларга шундый ук яхшылык кыл, дигән тапкыр тәгъбир сүз бар. Үзе ничек борынгы булса да, шулкадәр үк бүгенге ул… Таш белән атканга аш белән җавап бир, Уйласаң, ташта бит кисәге галәмнең. Калебе фәкыйрьдер, йөрәге таштандыр Таш учлап йөргән ул юньсез бәндәнең. *************************************************************** Материаллар: Суфи Аллаһияр, Мөхәммәдьяр, Каюм Насыйри, Акмулла, Мөхәммәт Мирза, Миргазиян Юныс, Рафаэль Сибат, Фәнис Яруллинның фәһемле фикерләре – «Дөньяда сүзем калыр» җыентыгы Гайса Хөсәенов «Тәкъдир», «Тәгъбир», «Куен дәфтәреннән», «Замана агышлары», «Җиңел – авыр», «Ни өчен?» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Лилия Гайфуллина «Парадокс» (XXI гасыр) Өмикамал Шәрәфетдинова «Ташларның да була төрлесе» Фәнис Яруллин «Табыну», «Өйрәт» Лена Шагыйрьҗан «Хакыйкать» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Көч бир, Ходаем» Эльвира Титова «Изгелек нуры» Алина Шакирҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Кояшың яктырак яначак» Хәния Фәрхи «Изгелек гимны» Венера Ганиева һәм Йолдызлар фабрикасы «Иллаһият» Илнур һәм Айрат дуэты Фон: Радик Сәлимов – «Асылъяр»
Back to Top