Башкаланың Генераль планы буенча фикер алышуларда быел интернетта катнашырга мөмкин булачак
Башкаланың Генераль планы буенча фикер алышуларда быел интернетта катнашырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина җиткерде. Документ инде иртәгә башкала мэриясе сайтында булачак. Халык проект белән танышып кына калмыйча, үз тәкъдимнәрен дә кертә алачак. Шул ук вакытта яңа таләпләр дә бар. Руслан Хөснетдинов дәвам итә.