Әлбир Крганов Казанда елга йомгак ясады

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәр ел азагында гадәткә кертелгән бу очрашуны быел да уздырды. Мәскәү һәм Чуашстандагы мөфтиятләр эшчәнлеген аңлату белән беррәттән журналистларны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмады. Очрашуда сүз татар милләтенең киләчәктә сакланып калу һәм үсеш юллары турында барды. Ул милләт һәм ислам диненең бер-береннән аерылмаска тиешлеген ассызыклады.
Back to Top