«Ватанны саклаучылар» фонды нинди эшчәнлек алып бара?

«Ватанны саклаучылар» фондының ялган сайтлары барлыкка килә башлаган. Мошенниклар СВОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм вәгъдә итә. Моның өчен акча сорыйлар. Фондның Татарстандагы филиалы җитәкчесе - Гүзәл Удачина бары тик рәсми сәхифәләрдән яки “Рәсми Татарстан“ ресурсыннан гына файдаланырга кирәклеген искәртте. Фонд ҮЗЕ күрсәткән ярдәм өчен АКЧА сорамый. Бер ел элек ачылган оешма нинди эшчәнлек алып бара? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Back to Top