Таң суының шифасы
“Татарстан” журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә.
Бу юлы дини эчтәлектәге традицияләрне барладык – таң суының шифасы турында сөйләштек. Әйе, әби-бабаларыбыз авыру-сырхауларны җиңеләйтү, күз тиюне бетерү өчен әнә шулай таң суын алып юынганнар. Ул бер йола булган. Күп авылларда бу эш инде онытылган, ә менә Арча районының Кышкар авылында таң суын әле бүген дә алалар икән.