«БӘБИ МАЕ» ЙОЛАСЫ
Халкыбызның бу борынгы гаилә йоласын илебезнең төрле төбәгендә төрлечә атап йөртәләр. Ул матур йоланың эчтәлеге һәм мәгънәсе берүк булса да, аны кайбер җирдә “Бәби туе”, “Бәби чәе” дисәләр, икенчеләре исә “Бәби ашы” дип атаганнар. Ә менә Ульяновск өлкәсенең көньяк авылларында аны “Бәби мае” дип зур аш мәҗлесе уздыралар.
Күп санлы туганнар, дуслар һәм тирә-күршеләр катнашында шундый гаилә бәйрәме Николаевка районының Зур Чирекле авылында үтте. Әлеге мәҗлеснең тарихы, аның үзенә генә хас булган тәртип-кагыйдәләре хакында сүз безнең бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.