Сабантуй журналыtan video

«Яшь ленинчы», «Сабантуй» газетасы бүгенге көндә «Сабантуй» журналы булып нәшер ителүче басма тарихы зур һәм бик бай. Әлеге тарихны алтын-мәрҗәннәр белән тутырылган сандык дип әйтергә була. Чөнки бүгенге көн язучылары, танылган кешеләр барысы да әлеге басманы алдырып, үзләре шушы битләрдә иҗат итеп үскән укучылар. Ә бу алтыннан да кыйммәтрәк. Шулай итеп без #СабантуйСандыгын барлыйбыз һәм сезнең белән дә бүлешәбез. Вакыйф Нуриев «Яшь ленинчы» газетасына үзе ясаган рәсемнәрен, фотоларын һәм язмаларын җибәрә. Аннары практика үтәргә дип эшкә килә. Очрашу вакытында Вакыйф абый әдәбиятка кагылышлы сорауларыгыз бармы дип сорагач, бер бала озак та уйлап тормый: Вакыйф абый, сез ни...? - сорауның дәвамын видеодан карап белерсез. #СабантуйСандыгы #СабантуйЖурналы #Сабантуй100
Back to Top