Халидә Бигичева “Дустыма“ җырын башкара

“Дустыма“ Татар халык җыры Әйдә, дустым, су буена, Бөдрә чәчең юарсың ла, Син юарсың, мин җырлармын, Күңелең тулса еларсың. Кызыл-кызыл бөрлегән лә, Юл буена тезелгән лә, Булмас инде минең кебек Синең өчен өзелгән. Өфе юллары пыяла, Таш булса таймас иде лә, Минем йөрәккәем яна, — Син булсаң янмас иде.
Back to Top