Татарстанда 3,3 мең гаилә «Демография» илкүләм проекты буенча ана капиталының калган өлешен алган

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 3302 гаилә ана капиталының калган өлешен алу мөмкинлегеннән файдаланган. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән балалы гаиләләр ана капиталының калган, 10 000 сумнан артмаган суммасын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алырга мөмкин. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, күп функцияле үзәктә яки РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә биреп була.
Back to Top