Taraf – Yaratu

Хисләрнең җырга әверелгән көне. Sound producer – Ильяс Гафаров (Ilyas Gafarov) Bass guitar – Ильнар Фатихов (Ilnar Fatikhov) Music – salkynyaktylyk, Bulat Shaymi Сүзләр (Lyrics) – salkynyaktylyk Махсус рәхмәтләр Гүзәл Закировага сөйкемле тавышы өчен һәм Алсу Шаймиевага тышлыкка һәм анимациягә ясаган матур рәсемнәре өчен! Әлеге сиңгл безнең беренче EP (мини-альбом) яңгырашының бер үрнәге булып тора. Без аны яздырып бетердек диярлек, һәм тиздән сез аның белән таныша алырсыз. Җырның 18нче майда чыгуы юкка түгел. Шушы көнне 40 ел элек Иан Көртис дөньядан киткән, ә ул әлеге төркемнең иҗатына күпмедер йогынты ясаган кеше. Дебора белән аның җиңел булмаган мөнәсәбәтләреннән һәм шулай ук җырда катнашучыларның мәхәббәт тәҗрибәләреннән илһамланып язылган җыр бу. Анда сез кечкенә генә авыл басуы сулышы белән сугарылган татар мелизмнарын үз эченә алган акустик яңгырашны ишетә аласыз. We are happy to release our debut single Yaratu (’Loving’), one of the songs from the upcoming EP we’ve been w
Back to Top