Караоке - “Бәрәңге“ Татарча җыр | Татарская песня KaraTatTv
Татар җыры “Бәрәңге“
Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле, эх
Бигрәк тәмле бәрәңге!
Күлмәгеңне салып, моңсуланып,
Кайнар шулпаларга төшәсең.
Мич кызуында алсуланып,
Учак көлләрендә пешәсең.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле, эх
Бигрәк тәмле бәрәңге!
Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән;
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән.
Йодрык кадәрле.