ӘБИЛӘР ЯРЫШЫ

Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсендә Халыкара аналар көненә багышлап “Ана даны” ун көнлеге бара. Аның кысаларында өлкәнең татар мәдәният үзәгендә “Минем ягымлы әбием” дигән конкурс узды. Авыл-районнарыннын һәм өлкә үзәгеннән бәйгедә катнашырга килгән унике хатын-кыз бу көнне аш-суга, сәнгатьтәге осталыкларын гына түгел, ә татар телен һәм бишек җырларын камил белүләрен дә күрсәттеләр. Жюри составында бары тик ир-егетләр һәм бабайлар гына булган әбиләр ярышының катнашучылары һәм мавыктыргыч мизгелләре безнең хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.
Back to Top