Игъланнар булмаса да, “Түгәрәк уен“га күп кеше җыелды

“Түгәрәк уен“ фестиваленең уникенчесе быел Татарстан башкаласында 30 август – республика көненә туры китереп үткәрелде. Оештыручылар фестиваль кысаларына элек аерым зурлап бәйрәм ителгән “Уйнагыз, гармуннар“ фестивален дә кертте. Беренче тапкыр мең гармунчы Сөембикә манарасыннан башлап Бауман урамы буйлап Камал театрына кадәр җәяүле йөреш үткәрде. Соңыннан Камал театры каршында гала-концерт оештырылды. Русиянең 17 төбәгеннән 38 фольклор төркем, җәмгысе 400 кеше үзләренең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтергә тырыштылар. Бу чара турында игъланнар бик булмаса да, гармунчыларны тыңларга шактый халык җыелды.
Back to Top