7 Бу дөньяның мин бер кисәкчеге

Кеше гомере буе башлыча үзен уйлый. Ул сәясәткә караганда үзе белән мәшгуль. Аңа кайдадыр күп кешеләр һәлак булуга караганда, үз шәхси кайгысы олы… Кешенең киләчәге, асылда, ике нәрсәдән тора: кешенең үзеннән һәм аңа якын кешеләрдән. Кеше үз-үзенә хуҗа, аның кем булуы үз кулында. Әйбәт уй-ниятләрен гамәлгә ашырырга тырыша икән, ул – кеше; тырышмыйча ялкаулана, вак-төяк нәфесләргә бирелә икән, ул – мескен, түбән җан инде… Көчле кеше кайгы-хәсрәтләрен дә җиңелрәк җиңәр. Андыйларның тагы бер көчле ягы – шуларны бүтәннәргә сиздермичә сабыр кичерә белүдәдер. Шундыйлар кебек булсаң иде ул… Көтмә кешедән, көт үзеңнән. Һәр кешенең үз карашы бар. Дөньяда торсаң – идеалың булсын, «Йәшим!» дигән иманың булсын! Кеше бер чагында тау күтәрер, бер чагында бер бөртек тарыны да күтәрә алмас. Кешенең кешелеген кыенлык көндә белерсең. ************************************************************** Материаллар: Нәкый Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» җыентыгы Гайса Хөсәенов «Сынау мизгеле», «Үзең өчен генәме?», «Үз күлмәгең», «Үзеннән» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Фәйрүзә Мөслимова «Табышмак» Рәзил Вәлиев «Кеше» Зөлфәт «Йолдыз тулы төннәр» Фирая Зыятдинова «Кеше булып калыйк» Нияз Акмал «Кешеләргә карап» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Кеше булып кал» Таһир Асыл Гәрәй «Кешегә нәрсә кирәк?» Марат Шәйбаков «Түземлелек кирәк» Илнур Мусин «Бәхет кадерле» Энҗе «Кешеләргә кирәк!» Булат Җиһаншин Фон: Jobim - The Girl From Ipanema
Back to Top