Видео от Альбины Валиевой

Җанда сусау Коштай очып, үз ягыма кайтам, Дәрьяларны иңләп гизгәндә. Җанда - сусау, күңелемдә - бушлык, Ә тәнемдә ару сизгәндә. Тышаусыз ат сыман, бар хисләрем Ычкналар шулчак йөгәннән. Әйтерсең лә, яланаяк калып, Бала чагым чаба үзәннән. Сусыл үлән сыйпый аягымнан. Җиргә сибелә саф чык тамчысы. Сагыну-җирсүләрнең бер мизгелдә Юкка чыга барлык ачысы.
Back to Top