Зөлфия Камалова Казанда “Алты көн ярату” альбомын тәкъдим итте
Австралиядә иҗат итеп яшәүче Зөлфия Камалова Камал театрының зур сәхнәсендә яңа альбомын тәкъдим итте. Ул Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган “Алты көн ярату” дип атала.
Камал театрының 800 кешелек залы тулган диярлек иде. Тамашачылар арасында шәһәр яшьләре, урта буын вәкилләре, музыкантлар һәм концертны телефонына төшереп утырган Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да күренде.
Тулырак: