Туган як. 1. «Туган ягым яшел бишек»

Җир шарында яшәгән миллиардларча кешенең һәркайсы өчен – туган як бер генә… Синең анда кендегең киселгән, син анда беренче тапкыр тәпи киткәнсең һәм беренче тапкыр «әни» дип аваз салгансың… Ни өчен туган якны бишек белән тиңлиләр икән? Бишек… Бишектән дә рәхәт, җылы урын бар микән бу дөньяда. Шунда әкрен генә тирбәләсең, яныңда әти-әниең, туганнарың… Туган җирем, изге туфрагыңа башым иеп сәҗдә кылам мин; Ярый әле бу якты дөньяга аваз салып синдә туганмын. ********************************************************************************* Материаллар: Лилиана Гафарова «Туган ягым – яшел бишек» – «Тулпар» журналы, 2015, № 1 Шигырьләр: Айдар Хәлим «Әй, туган җир, җилләр кагылышы!» Нәҗибә Әминева «Китәлмәм» Харрас Әюпов «Елгаларның башы – чишмәләрдә…» Шәмсия Җиһангирова «Туган җирем, изге туфрагыңа…» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Туган як» Айдар Габдинов «Әни төбәгенә мин кайтам» Илнур Вәлитов «Чишмәләр иле» Равил Галиев «Туган ягым» Гөлназ «Кайтыгызчы туган якларга» Фәридә Тимербаева
Back to Top