Регенерация | Хәлбуки | Лекторий | Наил Хәертдинов

Регенерация (торгызу) - тере организмнарның вакыт узу белән зарарланган тукымаларын, ә кайчагында югалган әгъзаларын да торгыза алу сәләте. Һәр организмда да гомере буена торгызу һәм яңарту процесслары бара. Кешенең, мәсәлән, тире, эчәклек эпителие һәм бавыр күзәнәкләре яңартылып тора. Еланнар тиреләрен яңарту белән искесен салып ташлыйлар. Кошлар даими рәвештә каурыйларын салып ташлый һәм яңаларын үстерә, ә имезүчеләр йон катламын алмаштыра. Тагын нинди хайваннар ни дәрәҗәдә үз тәннәрен төзекләндерергә сәләтле? Кеше тәнен ни дәрәҗәдә төзекләндерә ала?
Back to Top