Татар теле
Исәнмесез, дусларым. Мине таныгансыздыр. Мин Габдулла Тукай әсәрләреннән Гали булам.
Мин Татарстан Республикасында яшим. Мин туган җиремне бик нык яратам. Һәм белгәннәремне сөйләп, сездә дә туган ягым белән горурлык хисе тудырасы килә.
Татарлар – Татарстан республикасының төп халкы булып тора. Һәм процент нисбәтендә республиканың ярты санын тәшкил итә. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча татар теле дөньяның тиз үзләштерелүче 14 теле исәбенә керә һәм үзенең төзеклеге, сүз формаларының төгәлләнгәнлеге буенча дүртенче урында тора.
Татар теленең лексик-грамматик төзелешен белү башка телләрдә сөйләшүче милләтләргә киң мөмкинлекләр ача:
Татарстан Республикасында, кирәк вакытта аннан башка җирләрдә дә, татар телендә иркен аралашу мумкинлеге туа, чөнки татарларның 75%ы республикадан читтә яши. Билгеле булганча, татар теле төрки телләрнең кыпчак-болгар төркеменә керәю Татар сүзләре арасында гомум төрки телләрдән килеп чыкканнары байтак. Татарча яхшы белгән теләсә кем башкорт, казах, үзбәк, азәрбайҗан, карачай, төрекмән һ.б. телләрдә аралашу мөмкинлегенә ия, шул исәптән төрек телен дә аңлап була.
Тел белү тел өйрәнүченең дөньяга карашын киңәйтә: икенче телгә ия булу туган телеңә читтән торып карау мөмкинлеген дә бирә. Икенче яки өченче телне белмәгән кеше бары тик бер мәдәниятне белү белән генә чикләнә. Телләрне белем алу максатыннан гына түгел, бәлки башка милләт кешеләре белән аралаша алу ягыннан карап та өйрәнергә кирәк.
Гаилә-көнкүреш шартлары икетеллекне формалаштыруның иң мөһим социолингвистик факторы булып тора: бу – өйдә татарча сөйләшергә тырышу. Әгәр баланың әти-әнисе татарча яхшы белеп, татар телендә сөйләшсәләр, бала телне белмичә кала алмый. Хәтта әле гаиләдә бер генә кеше татарча яхшы белсә дә, уңай нәтиҗәгә өметләнеп була.
Өйдә татарча сөйләшмәсәләр дә, бала татар телен мәктәптә өйрәнә ала.