Диляра Мироваева - Саумы әнкәй

ӘНКӘЙ, САУМЫ? Марсель Гыймазетдинов сүзләре, Владимир Мироваев көе Әнкәй, саумы? Минем кайтуымны Көтәсеңдер һәр көн сагынып. Язлар җитсен инде, Җирләр кипсең инде, Кайтырмын мин коштай кагынып. Һәр минутым, һәр сәгатем минем Сине генә уйлап үтәдер. Көт син мине, әнкәй, Көт син мине, бәгърем, Үкенмә лә гомер үтә, дип . Изге орлык - без бит балаларың, Тугай илгә хезмәт итәбез. Синең белән булу мизгелләрен Айлар аша өзелеп көтәбез. Без кайтырбыз, Әнкәй , тик көт кенә, Син бит безнең өчен бер генә... ...Еллар үтәр, менә бүгенгедәй Сакланырсың безнең күңелдә.
Back to Top