Җомга намазы Рамазан ае фазыйләтләренә багышланды

Берничә көннән мөселманнар ел буе зарыгып көткән изге ай – Рамазан ае җитә. Изге ай буена без – мөселманнар - хәрәмнән тыелып, Аллаһ кушканнарны үт...Рамазан ае фазыйләтләренә багышланган җомга вәгазе Берничә көннән мөселманнар ел буе зарыгып көткән изге ай – Рамазан ае җитә. Изге ай буена без – мөселманнар - хәрәмнән тыелып, Аллаһ кушканнарны үтәп – шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, ураза тотабыз. Төннәрен таравих намазларында, сәхәр, таң аткан вакытларда догада булабыз. Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән. Бик тырышып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотабыз. Әлеге вәгазьдә Рамазан аеның фазыйләтләре, аңа әзерлек турында сөйләнә. Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдистә: «Ураза ашау белән эчүдән генә өзелеп тору түгел ул. Ураза кирәкмәгән сүзләрдән һәм гамәлләрдән, җенси теләкләрне кузгатучы сүзләр һәм гамәлләрдән тыелуны да белдерә. Әгәр бер кеше сине сүгәргә яки сиңа
Back to Top