“Туган телем“ - татар җырчылары яздырган җыр
Татар җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән. Җырны Айдар Галимов, Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Зөфәр Билалов кебек җырчылар башкара. Сүзләрен Разил Вәлиев, музыкасын композитор Эльмир Низамов язган.
Композитор Эльмир Низамов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге җыр белән иҗат кешеләре туган тел тирәсендә туган вазгыять турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләгәннәр.
“Разил Вәлиев туган тел турында шигырь язган иде һәм бу сүзләргә музыка язып булмыймы дип миңа мөрәҗәгать итте. Музыкасын яздым. Туган тел мәсьәләсе янә калкып чыккач, җырны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә дигән фикергә килдек.
Режиссер Тимур Шәйхетдинов җырга клип төшерергә тәкъдим итте. Иҗат кешеләрен әлеге тема бик борчый, без шушы җыр белән киң катламга әлеге мәсьәләнең җитдилеген җиткерергә телибез. Бәлки, халык туган телне үстерү, саклау турында ныграк уйлый башлар дигән өмет белән яздырдык“, диде Эльмир Низамов.