Кукмара районында гомер итүче, тәҗрибәле умартачы Рәфис Шәңгәрәев

Татарстанда умартачылыкны үстерү буенча программа проекты әзерләнә. Программаның төп максаты – республика халкын сыйфатлы умартачылык продуктлары белән тәэмин итү. Умартачылык – кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма бик нечкә һәм күп тырышлык сорый торган шөгыль. Киләсе видеоязмабыз да Кукмара районында гомер итүче, инде 40 елга якын умартачылык белән шөгелләнүче Рәфис Шәңгәрәев турында. Тәҗрибәле умартачы янында кукмарадашы хәбәрчебез Миләүшә Хаҗиева да булып кайтты.
Back to Top