Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты.

Китапның беренче өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган, өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар тупланган. Басманың автордашы- Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
Back to Top