зен бик кпне сыйдырган ул: кз нурларын тгеп чиккн слгелр, йокысыз тннрне талп иткн тукылган слгелр, кашагалар, ырг
Үзенә бик күпне сыйдырган ул: күз нурларын түгеп чиккән сөлгеләр, йокысыз төннәрне таләп иткән тукылган сөлгеләр, кашагалар, ыргак белән бәйләнгән крават “итәкләре” һәм башлары, һәм башка бик күп тукыма байлыкны. Ләкин анда тагын да кыйбатрак нәрсә сыйган – ул да булса туган йорт җылысы. Үзе – шкаф, үзе – крават, үзе – өстәл. Менә шундый хикмәтле булган ул әни-әбиләребезнең саныдклары.
⠀
Хөснетдинова Марсилә Марс кызының (1971) әнисе – тумышы белән Балтач р-ны Чепья авылынан булган Хадиева Флюра Фәйзелхак кызы (1946) үз вакытында сандык ясый торган фабрикада эшләгән. Фабричный сандыкларның берсе Марсиләнең кайнанасы – авылдашым Хуснутдиинова Cәкинә әбидә (1937) кулланышта бар. 30 еллык сандык әле дә өр-яңа кебек тора. Сәкинә әбинең үзенең яшь чагындагы сандыгы да “исән”.
Марсиләнең үзенең дә шкатулка сыман бәләкәй сандыгы бар.
⠀
Фотосурәттә алардан кала булган сандыклар:
⠀
Әнинең сеңлесенең кайнанасы, Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туып үскән Гильманова Бибизакирә әбинең (1908-1995), бирнә сандыгы.
⠀
Ән