Хыялым чынга ашты
Серова 4а… Ярдәм мәчете... Берничә сүз әмма минем өчен алар бик зур мәгънәгә ия. Бу адрес икенче өем кебек, андагы кешеләрнең һәрберсе якын, бинаның һәр урынында уңайлы һәм күңелгә рәхәт. Юк, дуслар, бу кемгәдер ярарга тырышу да, ялагайлану да түгел. Нәкъ шушы урында догаларым кабул була, хыялларым чынга аша! Һәрберегезгә мәгълүм, йөри алмаган кешеләргә уңайлы коляска булуы нык мөһим. Бүгенге көнгә кадәр бу хыял иде. Көпчәкләремне әйләндерә әйләндерә шушы хыялыма таба барганымны үзем дә сизми калганмын. Ярдәм фонды директоры Ильхам Фаткрахман улы шалтыратып: “Лилия иртәгә Ярдәмгә кил, синең өчен уңайлы булган электприводный коляска кайтты” дигәчтен дә, ышанмый тордым. Бүген мәчеткә барганда, бусагасыннан кергәндә дә әле үземне төшемдә кебек идем. Уянып китермен дә, хыялым төшкә генә кергән булыр дип курыктым... Әмма, әлхәмдүлилләх, бу чын. Коляскага утырып әкрен генә двойстик төймәләренә басудан коляскамның хәрәкәткә килүен тоюдан - бу өнем икәненә ышандым. Менә бит ул бәхетнең бер зур өлеше. Тормышның рәхәт