Мөселманга мөселман булмаган кешеләр белән бер йортта торырга ярыймы? | Имамнан сорыйк

Йорт әһелләре белән бәйле темага кагылышлы сорауларга “Имамнан сорыйк“ тапшыруында ТР мөфтиятенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җавап бирә. 01:29 Мөселманга мөселман булмаган кешеләр белән бер йортта торырга ярыймы? Мисал өчен, әгәр бүлмәдәге күршеләр дингә каршы булган гамәлләр кылсалар? Мәсәлән, башка илаһларга гыйбадәт кылсалар. 12:44 Йортта бала йоклаганда. Коръәннең аудиоязмасын кабызып куярга ярыймы? 21:51 Бер танышым үз йортынла төнлә уянып китеп, бернәрсә дә эшли алмавын сөйләде. Әйтерсең лә, аны бәйләп куйганнар, кычкыра да, ярдәмгә аваз да сала алмаган икән. Таныш хәзрәтләр бу күренешне “җен бастыру“ дип атадылар. “Җен бастырылган“ йортны нишләтергә кирәк икән? 32:49 Йорт өчен үткәрелгән ашта, мәҗлестә нәрсә тарату хәерлерәк? Кулъяулыкмы, сабынмы, акчамы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top