Video da Landisci Ziadieva
Бүген кадерле кайнанам – әниебез, дәү әниебез Газиз кызы Сәриянең бакыйлыкка күчкәненә нәкъ бер ел булды. Шушы бер ел эчендә аны искә алмаган бер көн булдымы икән?!.. Юктыр, мөгаен. Унсигез ел буена әни һәм кыз кебек гомер кичергән, киңәшчем, ярдәмчем, сердәшчем булган әнине оныту мөмкин түгел. Әйе шул, кемгә күпме бирелгәнен берәү дә белми. Гомеремдә зур югалтуларның бишенчесе булдың, әни... Тормыш иткәндә төрле чаклар булды: кайгысы да, шатлыгы да, борчу-мәшәкате дә. Ни генә булса да, синең акыллы, төпле киңәшләрең һәрвакыт җиңеп чыгарга ярдәм итте. Син изгелек, сабырлык, түземлек алиһәсе идең, тормышка гел аек акыл белән карадың, кирәкле сүзләрең белән күңелне үсендереп, канат куя белдең, беркемгә авыр сүз әйтмәдең, ике арада гайбәт йөртмәдең, бер кеше сүзен икенчесенә чәчмәдең. Хәзер дә ни кисәм дә “сылуга солы кабыгы да килешә” диеп үсендерүең, ни генә эшләсәм дә “ничего говорить, булдырасың” диеп һәр эшемә югары бәя бирүең җитми миңа, әни...Беләм, тормыш юлың катлаулы да, сикәлтәле дә, бормалы да булган. Язмыш синең нәфис иңнәреңә бер-бер артлы сынауларын сала биргән.Нәни кызчыгың Гөлшатны җир куенына салу үзе генә дә ни тора?!.. Балачактан әтиең Газизне югалту, бер-бер артлы кайнатаң Минаҗны, кайнанаң Әсмабикәне, әниең Гөлсемне, кайнатамның туганнан –туган апасы Рабиганы, кадерле тормыш иптәшең – әтиебезне карап, тәрбияләп соңгы юлга озаттың. Алар барысы да синең кадер-хөрмәттә булдылар. Кызганычка каршы, авыру үзеңне дә читләтеп үтмәде, лаеклы ялга чыккач, шикәр чире булганлыгы ачыкланды, аннары яман шеш белән күпме сырхауханә юлларын таптарга туры килде. Никадәр генә нык, сабыр, түзем булсаң да, акрынлап бирештең. Күпме генә тырышсак та, саклап кала алмадык... Мин сиңа гомерем буе рәхмәтлемен, әнием! Мине үз кызың кебек яратып кабул иткәнең,балаларымны карап-үстереп аякка бастырырга булышканың, аларга яраткан дәү әни булганың, төпле, акыллы киңәшләреңне биреп тормыш итәргә өйрәткәнең, гомумән барысы-барысы өчен чиксез рәхмәт сиңа!
Янәшәмдә булмасаң да, әнкәй,
Хәер-фатыйхаңны гел сизәм.
Исләремә килеп төшәсең дә
Җанкайларым тула моң белән...
Эх, очрашып бер күрешсәк икән,
Сүзләр бетмәс иде сөйләшеп...
Чиксез рәхмәтләрне сиңа әйтәм,
Урының җәннәтләрдә булсын әнкәм!!!