Ләйлә АЛЕМБИКОВА – Язмыш, язмыш... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN
Татмедиа Junior аккаунтына языл:
TELEGRAM:
TIKTOK:
Язмыш, язмыш,
Сиңа сылтап хәсрәт-борчуларны
Кеше көнгә ничә уфтана.
Синдә эзли гаеп адәм заты,
Тайпылганда юлның чатында.
Имеш,
Анда гына сырхау, авырулар,
Аңа гына тезгән киртәләр,
Аның гына якын дус-ишләре
Кулны селтәп ташлап китәләр.
Бәйләнелгән күзләр арасында
Әйтегезче, кемгә кем хаҗәт.
Күршең түгел – кан туганың да
Сөйләшмәскә табадыр сәбәп.
Ә югыйсә нужа капчыклары
Һәркемгә дә тигез бүленгән,
Җилкәләргә салып, алар белән
Бәхетле була бел, диелгән.
Язмыш, язмыш,
Авыр чакта төз торырлык көч бир,
Уфтанмаска юлла сабырлык.
Табын-өстәлләрдә генә түгел,
Күңелләрдә булсын ул муллык.
Яктылык караңгыда табыла,
Кара төстә чагыла аклары,
Яңгырдан соң була кояшның да
Бер елмаеп караган чаклары.
Яшь шагыйрә – Ләйлә Алембикова
Оператор һәм монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин
#tatmediajunior