САГЫНЫП... @ruzil_fazlyev
Чиксез юллар алда кебек иде,
Кай арада алар үтелгән.
Теләгәнгә шулай тиз килдеме,
Килеп житмәс кебек көтелгән.
Кемнәр саный үткән сәгатьләрне,
Сәгать түгел хәттә көннәрне.
Вакыт килә, искә төшерергә,
Үткәннәрне җирдә күргәнне.
Тынычлыкта үтми язмыш юлы,
Мәшәкате, тормыш хикмәте
Аңлау килә, фикерләүләр өчен,
Язмыш озынлыгы җитмәсе.
Начарлыкны, булган яхшылыкны,
Аңлау килми, татып карамый.
Ышануга корылмаган тормыш,
“Ярамыйга, диеп карамый.
Җиhан белән инсан очрашып,
Язмыш юлы бергэ үрелә.
Дөреслеге, дөрес түгеллеге,
Тәкъдир юлын үткәч беленә.
Кирәктә соң, тынлый, анлый белу,
Кануннарын соңрак барладым.
Алданырак нигә үзем өчен,
Бу юлларны яза алмадым....Рузил Фазлыев.