Актаныш халык театры “Итил суы ака торур“ спектаклен күрсәтте
14 май Камал сәхнәсендә Актаныш халык театры Нурихан Фәттах әсәре нигезендә куелган “Итил суы ака торур“ спектаклен күрсәтте. Әлеге тарихи роман 28 елдан соң кабат сәхнәгә кайтты.
“Миңа калса, халык тарихи әсәргә сусаган. Чөнки сезнең спектакльдән соң китабын алып укыйсы килү теләге туды дип килеп әйтүчеләр булды. Ярый ла безнең буын китап укып үсте. Хәзерге яшьләр китап түгел, интернет белән кызыксына. Әгәр без аларның игътибарын китапка юнәлтә алабыз икән, димәк, эшебез бушка булмаган“, диде безгә театрның режиссеры Нур Хөсәенов.