Артур /Mauzer Sax/. Кошларым
Артур /Mauzer Sax/ - Кошларым моңына
куелды астагы минем шигырьи юлларым
КӘШӘ ХАКЫНА
(Елховое Озеро, Ульяновск өлкәсе)
Сагынып туган якларны , авылкайны,
Күңелдә туа - сагышлы шушы юллар:
Карлар да яува кайтып , яңгыр булып,
Язын ла агып киткән, кар йолдызлар.
Яувар идем мин дә кайтып, әле илемә,
Авылкайның зәп-зәңгәр лә , күгеннән.
Яңгырдай инде , туып-үскән җиремдә
Агарга , герләүекләр булып бүгеннән.
Туган авылкайны күңел бик тә сагына,
Анда, кояш булып килә таңда чыгасы.
Төннәрен туып - булып сылу Ай , шул
Алтын нур чәчеп, үскән җиргә тырасы.
Йолдызлар да булып килә сибеләсем,
Авыл күгеннә , якташларга - халкыма.
Чит җирләрдә әле, белми ни күрәсен
Балкып була икән шул, Кәшә хакына!
Фәннур Халиков.
Екатеринбург. Язылды
30 декабрьдә 2012 елда.