Намаз уку җип-җиңел, Мин да укыйм аны гел!
подписывайтесь!
Намаз уку – авыр ул!
Аңа вакыт та юк шул!
Кайбер кеше шулай ди,
Аклана ул, хәйләли! )
Намаз уку җип-җиңел,
Мин да укыйм аны гел!
Теләсәгез - өйрәтәм:
Тезәм тәртибен рәттән!
Кулны-битне юасың,
Баш-колакны сыпрасың,
Аякларыңны югач,
Намазлыкка басасың!
Аллаһ әкбәр диясең!
Әлхәмне син беләсең!
Сүрәдән соң рөкугътыр,
Һәм сәҗдә ике тапкыр!
Тор, эшлә шуны кабат,
Әт-тәхият, салават!
Як-ягына бир сәлам!
Иртәнге намаз тәмам!