Авылыбыз уганнары

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше һәрвакыт авыр булды. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын яратулары белән аерылып торалар. Аларга милләтебезгә хас асыл сыйфат - туган җирен, үз халкын ихластан ярату, күңел биреп хезмәт кую бирелгән. Булдыклы , сәләтле , үз һөнәрен биш бармагы кебек белүче , эшен җиренә җиткереп башкаручы кешеләр Яңа Ырга авылында да бар. Шуларның берсе алдынгы сыер савучы Әхмәтшина Мәгьшия апа“ Татарстан Республикасының хатын- кыз исемнәре тарих һәм хәзерге заман “ төбәк мәгълүмат проектында катнаша. Әхмәтшина Мәгьшия Каюм кызы 1946 елның 25 январенда туа. Башлангыч белемне Яңа Ырга , сигезьеллык белемне Шетнево Тулуш мәктәбендә ала. Үзен мәктәп елларында ук тырыш, хезмәт сөючән итеп таныта. Мәктәпне тамамлагач авылдан читкә китү турында уена да кертми , яраткан авылында кала һәм колхозда сыер савучы булып эшли башлый . 27 ел үзенең эшен яратып башкара. Аның хезмәте башка терлекчеләргә үрнәк булып тора . Мәгьшия Каюм кызы алган йөкләмәләрен һәрчак арттырып үти. Тырыш хезмәте өчен грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнә .1973 елда ул Почет билгесе , ә 1980 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. Үзенең унышлары белән СССРнын Халык хуҗалыгы унышлары күргәзмәсендә катнашып , 1975 , 1977 нче елларда күргәзмәнең Бронза медальләренә лаек була. Хезмәт ветераны Мәгьшия Каюм кызы хәзерге көндә туган авылында яши. Бик тә сабыр , тыныч холыклы Мәгьшия апаны авылда бик хөрмәт итәләр. Ул үзе дә олы хөрмәткә , ихтирамга лаек өлкән кешебез. #МәрхәмәтМилосердие #ЖенскиеименаРеспубликиТатарстан #РыбнаяСлобода #БалыкБистәсе #НовоиргинскийСК #ЯңаЫргаавылыклубы
Back to Top